Денис һәм Руфина Юмалиннар гаиләсе (Исәнгул авылындагы “Меркурий” стоматологиясе) МХОга теш казнасының панорамалы сурәтләрен төшерү өчен рентген-аппарат җибәргәннәр. Ул йөз һәм теш җәрәхәтләрен диагностикалау өчен бик мөһим. Юмалиннар бу аппаратны 1,2 миллион сумга берничә ел элек үзләренең стоматологиясе өчен сатып алган булганнар, ә хәзер клиникаларына камилләштерелгәнне алганнар. Донецк халык республикасында медицина җиһазлары җитешмәвен белгәч, алар ярдәм итәргә уйлаган.
Аппаратны куллануда проблемалар булмасын өчен алар аны компьютер белән җиһазлаган. Бу аппарат сурәтләрендә теш казнасындагы теләсә нинди аномалияләрне, сынган, бәрелгән, каймыккан очракларны, борын куеннары, тамак, казналык һәм тешләрнең ялкынсынуын күрергә мөмкин.
Юмалиннар гаиләсенә профессиональлек һәм шәфкатьлеге өчен, авыр вакытта ярдәм һәм хәстәрлек күрсәтүләре өчен рәхмәт!
Чыганак: vk.com/public203981259