Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә яшәүче хатын 6 яшьлек улына ярдәм итү ниятеннән махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта Мира позывнойлы хатын “Карталинская новь” басмасына сөйләгән.
Моңа кадәр перманент макияжы остасы былп эшләгән хатын сүзләренчә, аның 9 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек малае үсеп килә. МХОга китү сәбәбен Мира улының авыр кичергән коронавирустан соң нерв системасы зарарлануын атый. Бүгенге көндә таҗлы вирустан соң өзлеккән 6 яшьлек Димага кыйммәтле реабилитация үтү кирәк.
Мира инвалидлык турындагы белешмә дә медицина учреждениеләрендәге чиратлардан азат итми, ди. “Баланың әтисе яисә әнисе МХО катнашучысы булса, бала өчен дәвалану да, реабилитация дә чиратсыз һәм бушлай булачагын белгәч, бер минут та икеләнмәдем. Дөресен генә әйткәндә, бу хәлиткеч сәбәп булды”, – ди ул, баласы киләчәген уйлаган теләсә нинди ана шулай эшләр иде, дип өстәп.
Туганнары аның МХОга китү карарын Мира алгы сызыкка юллангач кына белгәннәр.
Контрактны Мира медик буларак төзегән, әле ул разведка-штурм бригадасында эшли, параллель рәвештә Урал медицина көллиятендә шәфкать туташы белгечлеге буенча укый. “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” званиесен болай гына бирмиләр. Шуңа хезмәт итәм дә инде”, – ди Мира.
Мира МХО зонасында булганда балаларны әтиләре карый. Ул тау-баектыру комбинатында эшли.
Чыганак: lenta.ru