Барлык яңалыклар

Иң мөһиме - аларның гаиләләрен кайгыртып тору

Бүген Иглин авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәлак булган хәрбиләр – Иглин районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Руслан Бәширов, Альфред Кәбиров, Виталий Коломасов, Алексей Кулаков, Максим Медведев, Владислав Михайлов, Владимир Пашенцев, Станислав Петрутик, Антон Пешков, Салават Гаязов, Михаил Дубровин, Денис Фәтхетдиновның гаиләләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм хәрбиләргә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

–Сезнең улларыгыз һәм ирләрегез Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр. Без сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз. Аларның һәрберсе үз бурчын ахыргача үтәгән. Алар – чын геройлар, республика алар белән горурлана. Безнең төп бурычыбыз – аларны онытмаска, аларның хәтерләрен мәңгеләштерергә, аларның әти-әниләрен, гаиләләрен һәм балаларын кайгыртып торырга, – диде Радий Хәбиров.  

Башкортстан Башлыгы шулай ук республика кардиоүзәгендә һәлак булган  махсус хәрби операциядә  катнашучыларының ата-аналарын савыктыру һәм реабилитацияләү программасы эшләнүен искәртте.

– Район хакимиятенә мөрәҗәгать итегез, муниципалитет сезне дәвалануга илтү өчен транспорт бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. –Җирле хакимиятләр һәрвакыт һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм аларның гаиләләре белән элемтәдә булырга, кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: