Барлык яңалыклар

Баймакта яшәүче пенсионер МХО солдатларына мотоцикл озаткан

Җиңүне бергәләп якынайтабыз. 

Илдар Юлдыбаев.
Фото:Илдар Юлдыбаев.

Баймакта яшәүче пенсионер Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонының элемтә взводы сугышчыларына яңа “питбайк” сатып алып җибәргән.

“Башинформ” агентлыгына  хәрби корреспондент Илдар Юлдыбаев хәбәр итүенчә, пенсионер үзенең исемен сер итеп калсын, дигән.

Пенсионер иргә –  66 яшь. Ул чын йөрәктән хәрбиләргә ярдәм итәргә, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тели, – ди Илдар. – Шундый мотоцикллар хәрби бурычларны үтәр өчен үтә мобиль, алар катлаулы участокларда төрле маневрлар башкарырга мөмкинлек бирә. Багглар (юлсыз җирдә йөрү өчен зур булмаган җиңел автомобиль. – Авт.) һәм квадроцикллар үтә алмаган урыннардан мотоцикл  тизлектә  катлаулы участокны бик җиңел үтә

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: