Барлык яңалыклар

Министр Донбасска барган

Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шафикова Донбасска махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән яугирләргә гуманитар йөкне озатып барды.

Министр Донбасска барган
Министр Донбасска барган

 

 

Әминә Ивний кызы үзенең социаль челтәрләрендә шулай дип язган: “МХО биләмәсендәге һәр ир-егет белән тәүге көннәрдән үк даими  бәйләнештәбез. Алар белән очрашу – безнең өчен шатлык. Мәдәният учреждениеләре белән бергә гуманитар йөк җыйдык һәм яугирләребезгә иң кирәкле әйберләрне тапшырдык. Генераторлар, рациялар, акумуляторлар, дарулар, азык-төлек , су, кием-салым һәм башкалар.

Һәр посылка, һәр сәлам – хәстәрлек билгесе. Ярдәм итүче һәр кемгә рәхмәт. Яугирләребезне өйдә көтәбез!”

Әминә Шафикова Шәйморатовның үлгән җирендә – Красный Луч шәһәрендә, Донецкида булган.

Башкортстан инде күп ел Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә шефлык күрсәтә. Данлыклы генералыбыз Миңнегали Шәйморатовның кабере Петровскида.

“Без Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ольга Лямцева белән очраштык. Анда мәдәният учреждениеләре методик ярдәмгә мохтаҗ. Видеоочрашулар үткәрергә килештек, грант конкурслары, документация белән эшләү буенча сөйләшәчәкбез. Шулай ук модульле клублар төзү буенча проектларыбыз белән кызыксындылар”, - дип яза министр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: