30-31 октябрьдә Русия Герое М.В. Серафимов исемендәге “Патриот” паркында яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең “ГосСтарт.Башкортостан” республика форумы узды. Анда 35 яшькә кадәрге 200дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр катнашты.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов форумның беренче кунагы булды
Очрашуда яңа дөнья тәртибен формалаштыруда Русиянең роле темасы күтәрелде.
– Халыкара мөнәсәбәтләр нигезендә һәрвакыт дәүләтнең хәрби көче исәбенә тәэмин ителә торган милли мәнфәгатьләрне яклау идеяләре ята. Без бу конфликт Украина кораллы көчләре белән генә түгел, ә НАТО блогы белән дип әйтә алабыз. Аңа дошман ягында 50дән артык ил җәлеп ителгән, – диде Азат Бадранов.
Ул үзенең дәүләт хезмәте тәҗрибәсе белән уртаклашты, махсус хәрби операция зонасына ничек үз теләге белән баруы турында сөйләде. Герой-якташлар, “гражданкага” кайту һәм дәүләт хезмәткәрләренең яңа чынбарлыктагы роле турындагы сорауларга җавап бирде.
Үзенең махсус хәрби операция зонасына китү карарын ул болай дип аңлатты:
– Патриотлык сүзләр түгел, ә гамәлләр таләп иткән вакыт килеп җитте. Минем мобилизацияләнгәннәрнең язмышын уртаклашасым һәм анда буласым килде. Рухи яктан якын кешеләр даирәсенә эләктем. Фронттагы тормыш гражданкадагыга караганда контрастлырак. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ныграк үтәкүренмәле һәм аңлаешлырак.
Азат Бадранов МХОга, анда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүдә республиканың ролен билгеләп үтте.
– Без – махсус хәрби операция башланганда ук гуманитар конвой җибәргән беренче төбәк. Республика Башлыгы Русия субъектлары җитәкчеләре арасыннан беренчеләрдән булып МХО зонасына барды. Без –барлык муниципалитет башлыклары МХО зонасында булган бердәнбер төбәк. Без отпускка кайтучы үзебезнең хәрби хезмәткәрләр өчен беренче булып автобус маршрутлары оештырдык. Беренчеләрдән булып өстәмә медицина ярдәме оештыра башладык. Болар барысы да республика Башлыгының көндәлек шәхси игътибары һәм контроле ярдәмендә башкарыла, – диде Азат Бадранов.
– Безнең белән исәпләшсеннәр өчен көчле булырга тиешбез. Дәүләт хезмәтендә җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле кешеләр эшләргә тиеш, – дип йомгаклады ул сүзен.