Махсус хәрби операциядә катнашучы статусын раслаучы белешмәне бүгеннән “Госуслуги” порталында, шулай ук күп функцияле үзәкләрдә бирә башлаячаклар. Мода кагылышлы карар Министрлар кабинеты сайтында бастырылган.
Документ хәрби хезмәткәрләргә төбәк властьлары тарафыннан кертелә торган төрле социаль ярдәм чараларын алу хокукын раслау өчен кирәк.
Белешмәне хәрби хезмәткәргә генә түгел, туганлык фактын расларга кирәк булган аның якыннарына да бирергә рөхсәт ителә. Хәзер шулай ук документның бердәм үрнәге билгеләнде.
Элек СВОда катнашу турындагы белешмәләр стандарт формада түгел иде һәм хәрби частьлар командирлары яки военкоматлар тарафыннан бирелә иде. Бу аларны алу процессын кыенлаштыра иде.
Чыганак: lenta.ru