Барлык яңалыклар

МХОда штурм вакытында Башкортстан депутаты А. Локотченко югалган

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Махсус хәрби операциядә катнашаучы БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай  депутаты,  29 яшьлек Алексей Локоточенко Курск өлкәсендә штурм операциясе вакытында югалган. Бу хакта “Осторожно, новости” Телеграм-каналы хәбәр итә. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына депутатның ярдәмчесе бу хәбәрне раслаган.

Әлеге вакытка Алексей Локотченконың өченче көнне штурм төркеме составында Курск өлкәсенең  Суджа районы Борки авылына киткәнлеге билгеле.  Подразделение дошман уты астына эләгә  һәм эвакуацияләнгән. Төркем вакытлыча дислокация урынына ансыз һәм тагын бер хәрби - Рудольф Баемовсыз - кайткан.

Депутатның ярдәмчесе сүзләренчә, әлеге вакытта Локотченко командованиесендәге хәрбиләр аның кайдалыгын белергә яисә аны белүчеләр белән элемтәгә чыгарга тырыша.

Алексей Локотченко Оборона министрлыгының  ирекмәннәр корпусы белән МХОда хезмәт итәр өчен 2024 елның 13 февралендә контракт төзегән иде. Ул “Пятнашка” интернациональ бригадасының сугышчан артиллерия расчеты командиры вазифасында хезмәт итә. Алексей Локотченко үзенә  “Радий” позывноен сайлаган иде.

Быел май аенда  хәрби бурычын үтәгәндә  “Радий” яраланды. Бахмут (Артемовск) районындагы яуда безнең сугышчылар дошманның артиллерия уты астында калган. Күп кан югалткан Локотченконы оператив рәвештә хәрби госпитальгә илткәннәр. Җәен Алексей Локотченко икенче тапкыр яраланды. Ул ялга кайткан иде, әмма соңыннан МХОга юлланды, тернәкләнүен анда дәвам итте.

Сентябрьдә Алексей Локотченконың контракт срогы тәмамланды. Әмма депутат фронтта калды. Ул бу карарын Курск өлкәсендә барган вакыйгалар белән аңлатты. Августта Алексей Локотченко штурм отрядына күчте. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: