Республикада барлыгы 40тан артык ярдәм чарасы каралган. Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова төбәктә МХОда катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелүе турында сөйләде. 5-11 сыйныфларда укучы 7,9 мең укучыны һәм көллият студентларын бушлай кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. 2,1 мең бала шифаханәләрдә дәваланган, тагын 2,9 мең бала сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән.
Башкортстан шифаханәләре 4 510 хәрби операциядә катнашучыны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул иткән. Шәхси торак йортларны газлаштыруга сертификатлар белән 735 кеше тәэмин ителгән. Медицина оешмаларында консультация һәм психологик ярдәмнән 2,5 меңнән артык сугышчы файдаланган, “Гаилә” үзәкләрендә – 6 меңгә якын. Махсус операциядә катнашкан 622 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча белем алуга сертификатлы булды. 1 825 сугышчыга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.
Ярдәмнең мөһим өлеше – яраланганнан соң өйгә кайткан хәрбиләрнең медицина реабилитациясе: 896 кеше бу төр ярдәмнән файдаланган, 256 сугышчы кирәкле техник чаралар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Ленара Иванова шулай ук “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы эше турында сөйләде. 2023 елның июнендә учреждение ачылганнан бирле бирегә 28 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 68 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Фонд филиалының күп каналлы бердәм номерына 8 (347) 268-01-02 якынча 9,5 мең шалтырату кабул ителгән. Социаль координаторлар хәрбиләрнең гаиләләренә һәм алар катнашлыгындагы чараларга 9 мең тапкыр барганнар.
Башкортстанда хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк бүлеге дә ярдәм итә. Эшләү дәверендә биредә 32 меңнән артык сорау кабул ителгән, 2,5 меңнән артык хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына юридик һәм психологик ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез!
РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА.