Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
31 октябрь 2024, 16:44

Әтисе СВОда һәлак булган кыз сугышчыларга посылка тапшырган

“Монда әтием яраткан әйберләр генә”, – дигән 3нче сыйныф укучысы.  

Әтисе СВОда һәлак булган кыз сугышчыларга посылка тапшырган
Әтисе СВОда һәлак булган кыз сугышчыларга посылка тапшырган

Башкортстанда өченче сыйныф укучысы махсус хәрби операция сугышчыларына посылка җибәргән.

Зилаер районыннан махсус хәрби операция сугышчыларына посылка җибәргән 3нче сыйныф укучысы турында “Бердәм Русия” партиясенең республика бүлекчәсе телеграм-каналында сөйләгәннәр.

– София – Зилаир районыннан кечкенә, ләкин олы йөрәкле волонтер! Аның әтисе махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Әмма София, бу югалтуга карамастан, сугышчылар өчен тәм-томнар һәм файдалы ризыклар җыйган һәм тартманы Миңнегали Шәйморатов исемендәге урындагы волонтерлар штабына алып килде, – дигәннәр партиянең Башкортстандагы бүлегендә. – Кыз солдатларга посылкасын тапшырганда: “Боларның барысын да әтием ярата иде”, – дигән. Мондый тәрбия – көчле һәм кыйммәтле гамәл – өчен аның әти-әнисенә рәхмәт!

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: