Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
31 октябрь 2024, 11:13

Махсус хәрби операция геройларының әтиләрен бүләкләделәр

Аларның җидесе – Русия геройларының әтисе.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

Кичә, 30 октябрьдә, махсус хәрби операция геройларының әтиләренә “Ватанны саклаучының атасы” медале тапшырылды.

Бүләк “Русия халыклары ассамблеясе” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы тарафыннан булдырылган.

Медаль белән актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган, МХОда катнашучыларга һәм аның ветераннарына, аларның гаиләләренә ярдәм итүче, яшьләр һәм ветераннар өчен үрнәк булган әтиләр бүләкләнә.

“Бүген без бергәләп тагын бер мөһим традициягә нигез салабыз – ул Ватанны саклаучыларның әтиләрен хөрмәтләү. Сезнең арада әлеге вакытта уллары махсус операция кысаларында хәрби бурычларны үтәгән әтиләр бар. Уллары батырларча һәлак булганнар да бар. Сезгә тирән кайгы уртаклашу, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә”, – диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

“Аталы бала – аркалы” ди халык мәкале. Әти – һәр кешенең тормышында төп ир-ат. Ул – гаилә терәге һәм яклаучы. Без сезнең улларыгызның батырлыгы һәм каһарманлыгы белән горурланабыз! Чын патриотлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт!” – диде “Ватанны саклаучының атасы” проекты авторы һәм җитәкчесе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина.

Медальләрне чын патриотларны тәрбияләгән әтиләр алды. Аларның җидесе – Русия геройларының әтисе. Беренче медальләрне Русия оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева тапшырды.

Тантанадан соң Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: