Махсус хәрби операция
31 октябрь 2024, 14:28

Башкортстанда гәзит мөхәррире МХО зонасына хезмәт итәргә юлланган

Ир-егетнең сүзләре аның эшенә туры килергә тиеш, ди герой сугышчылар турында күп язган журналист.

https://vk.com/pobeda_birskhttps://vk.com/pobeda_birsk
https://vk.com/pobeda_birsk

Бүген Уфада журналист Венер Җиһаншинны махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Бөре районының “Победа” гәзитинең баш мөхәррире илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзергә хәл иткән. Винер Җиһаншин әйтүенчә,  Ватанны саклау – һәр ир-атның бурычы.

– Бу – минем конституцион һәм кешелек бурычым. Бүген бу нацистлар Курскка бәреп керде, ә иртәгә минем йортка килергә мөмкиннәр, аларны читкә этәрергә кирәк, – ди Винер Фларис улы. – Мин Бөре егетләренә, махсус хәрби операция сугышчыларына булыштым, гуманитар ярдәм җыйдым. Шулай ук үзенең “Патриот” рубрикасында герой сугышчылар, волонтерлар турында бик күп яздым. Ир-атның сүзләре аның эшләренә туры килергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә китү турындагы бөтен мәгълүмат белән башбат.рф сайтында танышырга яисә +7(347)218-19-19 номеры буенча шалтыратып белешергә була.

https://vk.com/pobeda_birsk
https://vk.com/pobeda_birsk
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас