2024 елның 2 февралендә сугыш барышында, дошманның һөҗүмен туктатып, 98нче гвардия һава-десант дивизиясенең 299нчы гвардия полкында батальон командиры вазифасында гвардия капитаны Максим Рыбаков, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, батальон оборонасының иң тотрыксыз участогын батальонның гомум хәрби резервы белән ныгытырга карар кабул итте, командованиене үз өстенә ала. Аның дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның атакага күчү омтылышы туктатыла. Дошман, үз подразделениеләренең чигенүен каплап, ут ача. Нәтиҗәдә Максим Рыбаков үлемечле җәрәхәтләр ала.
Максим 1990 елның 3 гыйнварында Белорет районының Югары Арша касабасында туа. Белоретның унҗиденче гимназиясендә укый. Сигезенче сыйныфтан соң Екатеринбургта Суворов хәрби училищесына, аннары Рязань югары хәрби һава-десант команда училищесына укырга керә.
2013 елда училищены тәмамлагач, 98нче гвардия һава-десант дивизиясенә хезмәткә җибәрелә. Костромада 331нче парашют-десант гвардия полкында хезмәт итә. Анда парашют-десант взводы командирыннан батальон штабы начальнигына кадәр юл үтә.
Хезмәт вакытында Максим Радикович Кыргызстанда, Украинада тынычлык урнаштыру чараларында катнашкан.
«Батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан бердәмлекне ныгыту өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
2018 елдан – парашют-десант ротасы командиры. Берничә тапкыр Сирия Гарәп Республикасы территориясендә махсус һәм хәрби бурычларны үтәүдә катнашкан. I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Украинага СВО башланган беренче көннән үк парашют-десант ротасы командиры вазифасында киткән. Сугышчан бурычларны үтәү барышында II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре, шулай ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Максим Радиковичның туганнарына һәм якыннарына «Алтын Йолдыз» медален һәм Почет грамотасын тапшыру тантанасы Рязань шәһәрендә, Һава-десант гаскәрләре тарихы музеенда узды.
Максим Радиковичның туганнарына һәм якыннары алдында түбәнчелек белән баш иябез! Геройга мәңгелек дан!