Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
28 октябрь 2024, 15:24

МХО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзиячәкләр

Аларның эше нәрсәдән торачак?

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  госпитальләрдә МХО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзергә кушты. Эш шунда, республикада яшәүче хатын-кызлар үзләре Радий Хәбировка әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Сүз медицина ярдәме турында бармый, ә хәрбиләрне карау турында бара.

“Мисал өчен, госпитальгә солдатны китергәннәр, ди. Киеме – канда, пычранып беткән. Бу медицина эше түгел, ә шул ук вакытта карау – бик кирәкле эш. Табиблар анда өлгерә алмый. Бик күп кеше мөрәҗәгать итә, туганнары да бу хакта сорый. Аларның барсыны бер отрядка җыеп, Оборона министрлыгының медицина идарәсенә, Луганск халык республикасына чыгарга кирәк. Аларны анда җибәрү буенча бар чыгымнарны үз өстебезгә алабыз. Бу кирәкле эш. Бу чыннан да анда барырга теләгән кешеләр өчен. Бәлки, аларны җибәрер алдыннан  тактик медицина күнекмәләре бирергә булыр”, – диде төбәк Башлыгы.

Республика Башлыгы әлеге эшне системалаштырырга, хатын-кызлар отрядын җыеп, аларга мохтаҗ булган урыннарга җибәрүне йөкләде. Киләчәктә алар махсус хәрби операция ветераны статусын алалачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: