Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
28 октябрь 2024, 15:19

Ә белгечләр җитми

Сугыш чоры икътисады бюджет урыннарын арттыруны таләп итә.

Ә белгечләр җитми
Ә белгечләр җитми

Сугыш чоры икътисады бюджет урыннарын арттыруны таләп итә.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең Цурдагы оператив киңәшмәсендә көллиятләрдә һәм урта махсус уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга кушты.

 «2025 елда безгә тагын 2-3 мең урын өстәргә кирәк. Без кешеләрне өйрәтәчәкбез, һәм аларның хезмәт нәтиҗәләре бу чыгымнарны 100 тапкыр каплатачак, югыйсә эшче көч җитмәү сәбәпле, безнең эш акрын барачак. Хәзер сугыш чоры икътисады, һәм ул яңа кешеләргә мохтаҗ. Шуңа күрә берничә меңгә арттырырга кирәк. Илнең җитештерү куәтләре якынча 80% ка тулган, мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде әле. Ә белгечләр җитми", – дип ассызыклады Хәбиров.

БР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин мәгълүматлары буенча, республиканың эре предприятиеләренең һәм беренче чиратта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең кадрлар ихтыяҗын исәпкә алып, 2024 елда машина төзелеше тармагына кабул итү контроль саннары 175 урынга арттырылган. Шулай ук көллиятләр машина төзелеше тармагы һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча түләүле нигездә кабул итүне 500 урынга арттырдылар.

Фото: i-gazeta.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: