Штурмовик дәвалану, ә аннары реабилитация узган.
"Махсус хәрби операциясенә быел яз, март аенда килдем. Шунда ук Горловкага эләктем, ә 29 апрельдә Авдеевка янындагы Архангельское бистәсен штурмладылар. Авыр булды, бирешмәдек", - дип сөйли ул.
Әмма 54 яшьлек ир-ат үзенең җәрәхәтләре турында аз сөйли. Сугышчан иптәшләре турында ул бик теләп һәм җентекләп бәян итә. Алар барысы да аның йөрәгендә: исәннәр һәм һәлак булганнар, мөселманнар һәм христианнар. МХОга кадәр Топор хокук саклау органнарында эшләгән, шуңа күрә аның чыныгуы бар.
— Бүген дә иптәшләрем турында сөйлисем килә, кайберләре инде безнең арада юк. Ләкин аларны онытырга ярамый, — дип дәвам итә якташыбыз. – Командир Капа – безнең 132нче батальонның чын легендасы. Ишеттем, аңа Батырлык ордены тапшырдылар. Аның турында аерым китап язарга була. Капа ялгызы гына дошман тылы буйлап 40 километр үтеп, малайларны җыйды да үз кешеләре янына алып чыкты! Ул Ленинградтан, каскадер, "Ментлар"да да төшкән.
Чечен Джамбо — шәп егет, аңа Чечня Герое исемен бирергә кирәк! Аяклары атылган килеш авыр яраланган егетне өстерәп барды. Көчле рухлы ул. Батыр сугышчы. Белмим, хәзер Джамбо кайсы юллардан йөри, кайда сугыша, исәнме-юкмы…
Шәп медик-самоучка Туман, Серега Царев, улым кебек иде. Ул Ижаудан, кул көрәше буенча спорт мастеры. Беренче бишлектә пулеметчы булып штурмга китте.
Шулай ук яугир башка иптәшләре хакында да бары тик яхшы фикерләрен әйтте. Топор барлык ватандашларыбыз кебек дөньяның тыныч, ил күгенең аяз булуын тели.
Юлай Низаев әзерләде.