Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 октябрь 2024, 17:05

Гуманитар ярдәм - үзебезнекеләргә

Башкортстан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә 136 нчы гуманитар конвой җибәрде.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Уфада махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр, Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен 136 нчы гуманитар конвойны озату тантанасы булды.

Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, статс-секретарь – Русия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева катнашты.

Гумконвой составында - 25 берәмлек техника, шулай ук агач материаллары, пилотсыз очу аппаратлары, генераторлар, радиоэлектрон көрәш чаралары, янгын сүндергечләр, кием-салым, автомобильләр өчен запас частьләр, рюкзаклар, азык-төлек һәм туганнарыннан посылкалар.

Йөкне формалаштыруда дәүләт хакимияте органнары, Башкортстанның җиде муниципалитеты администрациясе, иҗтимагый оешмалар һәм республика халкы катнашты. Шулай ук гуманитар ярдәм җыюны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы базасында уздырдылар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: