Барлык яңалыклар
Мобилизация
2 октябрь , 11:42

Әнгам Атнабаевның оныгы СВОга киткән

Һәр яугирнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз!

Әнгам Атнабаевның оныгы СВОга киткән
Әнгам Атнабаевның оныгы СВОга киткән
Танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның оныгы Таһир Атнабаев та СВОга киткән, дип хәбәр итә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. Анымахсус хәрби операция зонасына 30 сентябрьдә озатканнар.

─ Яллары тәмамланып, коллегаларыбыз янә махсус хәрби операция барган урынга юлланалар, – ди Константин Толкачев. ─ Алексей Локотченко, ике тапкыр яралануга карамастан, янә контракт төзеде. Ул “Пятнашка” интернациональ бригадасының “Архангел” штурм отряды составында хезмәт итәчәк. Аның белән алгы сызыкка өч ярдәмче егет, шулай ук депутат Марк Газизовның ярдәмчесе – танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның оныгы Таһир Атнабаев та китә. Аларга уңышлар телибез һәм җиңү белән көтеп калабыз.

Ә без андагы егетләребезгә, алгы сызыкта булган бүлекчәләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Барлык депутатлар да ярдәм кулы сузып тора. Махсус хәрби операция максатларына ирешкәнче шулай булачак.

Һәр яугирнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз! - диде ул.

 
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: