Сыный торган заман.
Каһарман генералыбыз, Русия Герое Миңлегали Шәйморатов еллар узгач та безне уяулыкка, бердәмлеккә чакырып тора. Шәйморатов генерал исемен ешрак кабатлаган саен, ул әле дә тере һәм алгы сызыкта яуда кебек тоелып куя хәтта. Кайсы якка командировкага чыксак та, Миңлегали Шәйморатов исемен йөртүче волонтерлар штабы эшчәнлеге белән дә танышмый калмыйбыз, шул да батыр белән безне якынайта.
Махсус хәрби операция башлангач та, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фәрманы буенча, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәләре базасында Миңлегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штаблары булдырылды. Бу штабларның төп бурычлары – МХОда катнашучы якташларның якыннарына, гаиләләренә ярдәм итү. Әмма биредә эшләр аның белән генә тәмамланмый.
Фикердәш һәм бер теләктә булган кешеләр яудагы якташларга гуманитар йөкләр туплый, аларга кирәкле әйберләр: җылы киемнәр, оекбаш-бияләйләр, окоп шәмнәре, җылы одеяллар, тәмле өй ризыклары, ул гына да түгел, техника, агач материаллары кебек зур функцияле әйберләр җыеп, аларны фронтка озату белән мәшгуль. Караиделгә баргач та без волонтерлар штабында булдык.
Район соңгы елларда, бер йодрык кебек, бу эшләрне ныклы берләшеп, аеруча бердәм башкара. Район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин шәхсән үзе алты тапкыр гуманитар йөкләрне егетләргә алып барып тапшырган. Анда якташлары белән күрешеп, туган йорт сәламнәрен җиткереп, күчтәнәчләрне кулларына биреп кайткан.
Ә районның волонтерлар штабы белән сөйкемле ханым Юлия Габдрахманова җитәкчелек итә. Бу мөлаем, яшь ханым белән аралашкан минутлар күңелләрне актарырлык хәл-вакыйгаларга илтеп тоташтырды.
– Безнең район зур түгел, әмма халык бик бердәм. Ә СВОдагы якташларга ярдәм итү безнең изге бурычыбыз. Чөнки анда безнең якыннарыбыз, авылдашларыбыз, күршеләребез.
Районның хатын-кызлар советы әгъзалары бик актив. Алар маскировкалау челтәрләре үрә, балалар белән берлектә окоп шәмнәре ясыйлар, укучылар хатлар яза. Муллакай, Яңа Бирдәш, Артакүл авылы кешеләре аеруча тырыш.
Волонтерлар штабында район буенча 56 кеше теркәлгән. Алар белән бергә эшләрне оештырып, кварталга бер тапкыр гумконвой туплап озатабыз. Әлеге вакытта Курск өлкәсе өчен ярдәм җыябыз.
Әбиләребез үләннәр дә, кайнатмаларын да, өйдә әзерләнгән ризыкларны да китерәләр, егетләребез өй сыйларын сагынадыр диләр.Без ир-егетләребезгә рәхмәт җиткерәбез. Аларга ышанып кына тыныч күк астында яшибез. Кулдан килгәнчә үзләренә ярдәм итәчәкбез.
Аларның гаиләләре, якыннары белән тыгыз элемтәдә яшибез. Шәйморатовчы волонтерлар хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә, кибеттән азык-төлек кайтарып та, утын кисеп, өеп тә бирәләр. Балалары, якыннары СВОда булган хатын-кызлар, ир-егетләр аеруча актив волонтерларыбыз сафында.
Райондашлар арасында улларын, якыннарын югалтучылар бар. Алар белән психологыбыз эшли. Бу гаиләләр, әти-әниләр белән даими элемтәдә торабыз. Җан тынычлыклары китеп, күңелләре төшенкелек тойса, психологыбыз Юля ярдәмгә килә. Алар белән очрашып, аралашып, сөйләшеп утырса да, кешеләргә азга булса да җиңелрәк булып китә. Иң мөһиме, кеше үз эченә бикләнмәсен, кайгысын да уртаклашсын, шатлыгын да.
Әйтик, Валя исемле апабызның улы 4 ай элемтәгә чыкмый торды. Ул көннәрне ничек кичергәнебезне үзебез генә беләбез. Без бергә елап та алабыз, уйларны уртаклашабыз. Ә егетебез тоткынлыкта булган. Аны азат иткәннәр, ул кабат сафка басты. Минем ирем дә аның белән бер частьта булган, тик ул һәлак булды...
Сабыр гына, якташлары турында тирән ярату белән мавыгып сөйләп утырган Юлиянең соңгы сүзләрен башта аңлап бетермәдем, сискәнеп китеп: “Кем?” дип кабат сорадым. Күзләре дымланып киткән яшь хатын, “Әйе”, дип баш какты һәм соклангыч сабырлык белән сүзен дәвам итте.
– Әйе, алар ирем белән бергә булганнар. Ирем соңгы тапкыр 21 мартта элемтәгә чыкты. “Хәрби бурыч белән китәбез, югалтма”, – диде. Серебрянское юнәлешендә иде алар. Шуннан соң элемтә булмады. Соңрак замполит хәбәр итте, 10 апрельдә һәлак булган. Ялгышлык булуы мөмкин түгел, тикшерелгән, рапортлар төзелгән, һәлак булуы теркәлгән. Алты ай тулып узды инде... Гәүдәсен алып кайта алмыйбыз әле дә... Бик уңайсыз, “соры зона”, диләр, шундый урында ятып калган...
Алып кайтып, гәүдәсен җиргә тапшырсак аңа да, безгә дә бераз җиңелрәк булыр иде, аның да җаны бәргәләнәдер...
...Улыбыз бар. Быел укырга керде. Аңа бу хакта әйтмәдем әле, телем әйләнми. Әтисенең исән-сау кайтуына ышанып, көн дә көтә балам. Әйтермен инде. Баланы озак алдарга ярамас. Карт әтисе “үзем әйтим” дигән иде, “кирәкми”, дидем. Балам бу хәбәрне миннән ишетергә тиеш. Югыйсә, алдап йөрткәнсең дип, гомерлек үпкәсе калуы ихтимал. Күз алдыма да китерә алмыйм, ничек күтәрер балам бу хәбәрне?..
Ирем Архангель районында туып-үскән. Алты балалы гаиләдән ул. Әти-әниләре, ул армиядән кайткач та, аллы-артлы вафат булганнар.
Без 12елдан артык бергәбез. Ул төзелештә эшләде, ташчы иде. Аннары Себергә китеп, эшләде. Көчле, таза, эшчән кеше булгач, бораулаучы итеп куйдылар.
Узган ел май аенда контракт төзеде. Безгә сәгате җиткәч кенә әйтте. “Ватанны якларга кирәк!” – дип китте. “Без булмасак, кем?”– диде. “Эшең әйбәт, акчасы әйбәт. Мине уйламасаң, баланы уйла”, – дип карадым. Тик контракт төзелгән, чигенер әмәл юк иде.
Бик авыр булды... Баргач та штурмовойга эләкте... Ефрейтор ул.
...Тизрәк алып кайтсыннар иде... Бүген беренчегә төшемә керде. Улымның да төшенә кергән. “Әти машинада кайтты. Матур киенеп, паркка йөрергә чыктык”,– ди. Иртүк елап алдым, көнебез шулайрак башланды. Әмма бала алдында үземне тиз генә кулга алдым... Түгелеп бер елап аласым килсә дә, улым күрмәсен өчен тыелдым. Миңа балам көч бирә, аның өчен яшим. Без, хатын-кызлар, көчлебез ул, бала хакына барына да түзәбез...
Аның артыннан бертуганы Рәүф тә кушылды. “Абый ясаган адымны мин ясый алмыйммы?” – диде. Ул яраланган, әле өйдә.
Эшем кайгымнан аралап тора. Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк булгач, үз кайгыңны онытасың. Йөрәгеңнән кан саркыса да, үзеңне бер учка “төйнисең”.
Бүген минем язмышны уртаклашучылар күп, кызганычка каршы. Әтиләре “тегендә” булган балалар белән эшлисе эшләр күп. Үсмерләрнең, сабыйларның тормышын, кичерешләрен җиңеләйтү буенча психологлар даими эшли, диагностика үткәрәләр. Әмма, кайгы килсә, аны вакыт кына дәвалый. Якыныңны югалту ачысы тиз генә, бармак шартлатуга үтми шул. Сабыр булырга, үзеңне кулда тотарга кирәк.
Әти-әниләргә нык сабыр булырга кирәк. Араларында күп балалы гаиләләр бар. Бер гаиләдә әтисе киткәндә әнисе карынында калган бала ятим үсеп килә менә, 2 яше тулды инде. Ул да беркайчан да “әти” дип әйтә алмачак... Әтиләрен югалткан балаларны ял йортларына җибәрү мәсьәләләрен педиатрлар белән хәл итәбез, бергә эшлибез.
Уку елы башланыр алдыннан мобилизацияләнгәннәрнең балаларына канцелярия җыелмалары, мохтаҗ булганнарга кием-салым белән ярдәм иттек. Кулдан килгәнчә, һәр гаиләгә ярдәм кулы сузачакбыз. Кешеләр кайгылары белән ялгыз калмасын.
Шулай менә, кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак. Кешеләрне сыный торган чор кичерәбез. Кем нигә сәләтле, барысы да әле күренә. Эш безне дәвалый, кешеләр турында хәстәрлек ачы кайгыларны вакытлыча булса да оныттыра, җанны әрнеткеч уйлардан арындырып, яшәүгә көч өсти – бурычлар, кешеләр турында уйлау үз кайгыңны онытып торырга ярдәм итә. Коллектив зур, ярдәмләшеп яшибез. Эш белән онытыласың, дүрт стена эчендә ятсам, икеләтә авыр булыр иде.
Якыннарын анда озактан гаиләләргә аеруча сабырлык телим. Бер хәбәр дә булмаган очракта да әти-әниләр, гаиләләр сабыр гына өметләрен өзми көтәләр, көтсеннәр. Безне өмет яшәтә...
Юлия белән очрашу ахырына җиткәндә коридорда инде аңа чират тезелгән иде. Без сауббулашуга аны төрле яшьтәге апалар, абыйлар уратып алды. Аларны охшаш гозерләр, уйлар берләштерә, бу кешеләр бер-берсенә охшаш кебек тоелды. Ничек тоелсын инде, бу чынлап та шулай – аларның карашлары охшаш – хәсрәтле, сагышлы...
Карашымны каршымда агып яткан тирән елгага төбәдем. Караидел! Ярларына сыя алмый, меңәр чакрымнарга сузылып аккан бу мәгърур елга суларыдай кайгы-хәсрәтләрнең йөрәкләргә сыймый ташыган мәлләре шул. Җырдагыча, кайгы-сагышларны диңгезләргә озатып кына тынычланып булмый торган еллар, йөрәктә бер өермә булып яши алар. Яралар бик яңа әле. Кайчан уңалыр алар?..