Башкортстандагы «Шьем и вяжем для наших» волонтерлык хәрәкәте Русиянең 180нән артык шәһәрендә гамәлдә булган шундый ук исемдәге Гомумруссия хәрәкәтенең бер өлеше булып тора. Хәрәкәтнең максаты -хәзер алгы сызыкта булган егетләребезгә ярдәм итү.
Алар үзләрен "тегү батальоны" дип атыйлар. Бу хәрәкәт якынча ике ел элек барлыкка килгән һәм алгы сызыктагы сугышчыларга актив ярдәм итә. Башкортстан волонтерлары да уртак эшкә үз өлешен кертә. Штабтагы һәр волонтерның үз һөнәре бар, әмма монда аларның белгечлеге — волонтер. Алар сугышчылар өчен кием — салым тегәләр: эчке киемнән алып толстовкаларга кадәр.
Мәчетле районы хатын-кызлары әлеге хәйрия хәрәкәтенә зур активлык белән кушылды. Проектның координаторы - «Синергия «Мәдәни һәм иҗади инициативаларга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы булды. Кыска гына вакыт эчендә әлеге изге эштә катнашучылар 8 толстовка, 115 танып белү бәйләвечләре һәм 39 пар эчке кием тектеләр.
"Без егетләребез өчен кирәкле бөтен нәрсәне тегүне дәвам итәбез. Хәрәкәткә теләгән һәркем кушыла ала — финанс яки чимал,, шулай ук эш белән ярдәм итәргә һәм тегү машинасы артына утырырга мөмкин", - ди игелекле җанлы волонтёрлар.
"Өмет" өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Мәчетле районы хакимияте матбугат хезмәте.