Барлык яңалыклар
Мобилизация
11 сентябрь , 13:32

Егетләр яуда да сынатмый

Яугирләргә Шәйморатов ордены тапшырылды.

Егетләр яуда да сынатмый
Егетләр яуда да сынатмый

Яугирләргә Шәйморатов ордены тапшырылды.

 

Күптән түгел генә махсус хәрби операция барышында Зилаер районы солдатлары каһарманлык күрсәтте, алар яудашларын коткарды. Дошман позицияләрен штурмлау вакытында Зилаер районыннан бер яугиребез каты яралана. Алган яралардан ул үзаллы хәрәкәт итә алмый, ә ятып калган кыр дошман уты астында була. Нинди хәвеф янаганын аңласалар да, якташлары  аны коткарырга ашыга. Һәм шуның белән алар үзләрен кыю сугышчы, чын дус итеп таныта.

Махсус хәрби операция зонасында дәүләт бурычларын  үтәү барышында күрсәткән бу батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен алар Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Район хакимияте башлыгы белән очрашу барышында Борис Николаевич Мелкоедов “Янычар” белән “Таштур” позывнойлы ике яугиргә Шәйморатов орденын тапшырды.

– Сезнең кыюлык белән горурланабыз! Үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куеп, райондашыгызның гомерен саклап калуыгыз зур хөрмәткә лаек, – диде Борис Николаевич.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: