Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 сентябрь , 18:29

Радий Хәбиров СВОда дәүләт бүләкләрен тапшырды

Радий Хәбиров СВОда дәүләт бүләкләрен тапшырды
Радий Хәбиров СВОда дәүләт бүләкләрен тапшырды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар бөтен илнең ярдәмен тоярга тиеш – бу аларның мотивациясе өчен гаять мөһим. Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бер очрашуда шулай дип белдергән иде.

СВО зонасындагы якташларыбыз республика ярдәмен һәм игътибарын тоеп тора. Әле исә Радий Хәбиров анда хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, алар батырлыклары өчен бирелә.

"Медаль һәм генерал Шайморатов ордены-Башкортстан Республикасының төп хәрби бүләкләре булып тора. Алар җәмәгать тәртибен саклаганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарганда, хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә, фидакарьлек һәм каһарманлык өчен бирелә. Бу бүләкләрне алучыларның барысы да моңа лаеклы. Командирларның тәкъдиме буенча аларны яугирләргә тапшыру минем өчен һәрвакыт зур дәрәҗә.

Еллар узачак, һәм без урамнарда шундый медаль яки күкрәгенә шундый орден таккан чал чәчле ир-атларны очратканда, безнең каршыбызда чын яугир, Русия, республика һәм туган ил хакына батырларча гамәл кылган чын кеше булуын аңларбыз", - дигән Радий Хәбиров.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: