Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Донецк һәм Луганск Республикаларына барды. Анда ул якташлары һәм мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе «Башкортостан» мотоукчылар полкы бүлекчәләренең берсендә булды, командование һәм шәхси состав белән аралашты, пилотсыз очу аппаратлары операторлары эше белән танышты.
-Бүгенге көндә безнең егетләргә ярдәм итүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Бөтен кирәк-яракларны булдырып, көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Аерым алганда, республикабызда чыгарылган дроннар белән тәэмин итә башлыйбыз, – дип сөйләгән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча.