Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 сентябрь , 19:41

Башкортстаннан СВОга 408 табиб киткән

Радий Хәбиров аларга рәхмәтен белдергән. 

Башкортстаннан СВОга 408 табиб киткән
Башкортстаннан СВОга 408 табиб киткән

Луганск Халык Республикасына эш сәфәре вакытында төбәк башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан төзекләндергән Красный Луч шәһәренең социаль объектларында булды.

Әйтик, Краснолучскиның 9нчы санлы мәктәбендә тәрәзәләрне алыштырганнар һәм бинаның түбәсен тәртипкә китергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Башкортстан көче белән мәгариф учреждениесендә модульле котельнаяны урнаштырып, аны эшләтеп җибәргәннәр.

Республика башлыгы шулай ук 57нче санлы Краснолучск «Аленушка» балалар бакчасын да күргән. Биредә яңа уку елы башына безнекеләр җылыту системасын алыштырганнар, түбәсен ремонтлаганнар, яңа пластик тәрәзәләр куйганнар.

ЛНР территориясендә инде Башкортстаннан 24нче бригада медицина хезмәткәрләре эшли. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең рентгенология бүлеге мөдире Тимур Шәрипов җитәкләгән смена составында - тугыз медицина хезмәткәре.

2022 елның маеннан ЛНР халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен Башкортстаннан 632 белгеч киткән, шуларның 408 табиб, 196 урта медицина персоналы хезмәткәре һәм 28 машина йөртүче. Республика башлыгы Радий Хәбиров аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: