Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 сентябрь , 12:24

Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!

"Шуны яхшы аңлыйм: йорттагы шатлыклы хәбәрләр аңа да көч, дәрт бирә", - ди "Мусо" позывнойлы яугирнең тормыш иптәше Алия ханым.

Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!
Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!

“Тормыш иптәшем белән бер ел дуслашып йөргәннән соң өйләнештек, – ди “Мусо” позывнойлы яугирнең тормыш иптәше Алия Гыйлемшина. – Раштуа бәйрәмендә сөйгәнем мине удмурт йоласы буенча тулпар атында урлап, туганнарына алып кайткан иде. Туебыз гөрләп үтте."..

Бу күп балалы гаилә Үрге Балтач авылында үзләре салган йортта яши. Татулар, бердәмнәр, күпләргә үрнәк булырлыклар. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Йортның хуҗасы – “Мусо” позывнойлы яугир – махсус хәрби операциядә катнашып, илебез киләчәге, тыныч тормыш өчен көрәшә. Бер ел инде яуга китүенә... Хәрби комиссариатка үз теләге белән барган. Тик аны: “Армиядә хезмәт итмәгәнсең”, – дип, кире борып кайтаралар. Күңеле төшсә дә, өметен өзми. Барыбер теләгенә ирешә. Күпләр килешү төзеп яуга китә башлагач, аңа да чират җитә.

“Мусо” үзе дә өч балалы гаиләдә үсә. Әтисе Сергей Аскадоковичтан үрнәк ала. Ул авылда агроном булып эшли, районның почетлы гражданы исемен ала. Әнисе Зоя Шуматбаевна колхозның пешекчесе була. Хәзер икесе дә хаклы ялда.

Гыйлимшиннарның гаилә башлыгы яуда булгач, өйдәге күп эш 18 яшьлек өлкән уллары Демси иңенә төшә. Егет Екатеринбург шәһәрендә электропоезд машинисты һөнәренә укып йөри. Быел соңгы курска бара. Кызлары Анелия белән бәләкәй уллары Аристарх авыл мәктәбендә укыйлар. Ә йортның тырыш хуҗабикәсе Алия ханым Үрге Балтачтагы икмәкханәдә эшли. Чәчкәләр үстерергә ярата, күп итеп гөлләр тәрбияләп, аларны сатуга да чыгара.

  • Иремнең кулы бик оста, яуга кадәр вахта белән йөреп төзүче булып эшләде, - ди Алия ханым. – МХОга китәргә карар иткәч, башта мин каршы булдым, аннан ризалаштым. Ул бармаса, кем? Илебезне якларга, сакларга кирәк бит. Балаларыбызның киләчәген уйладым. Әлбәттә, ансыз кыен безгә. Исән-сау гына булсын инде дип борчылам. Ярый әле янымда балаларым, туганнарым, каенанам белән каенатам бар. Бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Мин ялгызым гына иремнең яудан кайтуын көтмим. Авылыбыздан махсус хәрби операциягә китүчеләр күп. Үзара хәлләребезне белешеп торабыз. Яугир авылдашларыбыз ялга кайтса, бергәләп куанабыз. Без бергәбез! Тормыш иптәшем белән, аның вакытына карап, телефон аша сөйләшеп торабыз. Аңа: “Көн, төн дип торма, минем телефон үзем белән. Һәрчак шалтыратуыңны көтәм”, - дип әйтеп тә куйдым. Шуны яхшы аңлыйм: йорттагы шатлыклы хәбәрләр аңа да көч, дәрт бирә. Башкортстан халкына рәхмәт, алар махсус хәрби операциядәге яугирләргә төрлечә ярдәм итеп тора. Ашау ягына зарланмыйлар, безнең дә күңел тыныч. Якташыбыз, иремнең рота командиры ялга кайткан иде, биреп җибәрергә күчтәнәчләр әзерләдем.

"Мусо"да апрель аенда туган якларында ялда булып киткән. Шул вакытта ул бар туганнарының хәлләрен белешеп чыга.

– Якыннарың янында күңелгә тыныч. Өйгә кайткач, тыныч тормышның никадәр кадерле икәнен аңлыйсың. Әмма анда калган иптәшләр өчен борчылдыра. Мин алар белән бергә булырга тиеш. Көтегез! Без җиңеп кайтырбыз! – ди "Мусо" яуга китер алдыннан.

Алия ханымның эше график буенча  булгач, күп очракта балалар үзләре дөнья йөген тарта. Шушы авылда яшәгә картәти белән картәниләре, күрше авылда яшәгән нәнәләре дә ярдәмләшеп кайталар.

Менә шулай бер-берсен аңлап, тату яшиләр алар.

Зөһрә ХӘКИМОВА,
Русия һәм Башҡортостан Журналистлар союзы әгъзасы.
Тәтешле районы.

Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!
Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: