Барлык яңалыклар
Мобилизация
3 сентябрь , 10:32

Бергә догада

Фронтта дингә урын бармы? Дога окопта ничек ярдәм итә?

Бергә догада
Бергә догада

“Бергә догада” документаль фильмының премьерасы Дагыстанда 5 сентябрьдә халыкара документаль кино фестивалендә 14.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Екатерина Китайцеваның картинасы геройлары – Баймак районы имамы Хәмзә хәзрзт һәм протоиерей Виктор Иванов. Алар икәү фронт юллары буйлап бара, блиндажларда куна, икәү ут асларында намаз укый, гыйбадәт кыла. Алар икесе дә Башкортстаннан.  “Мөселман белән православлар арасында аерма юк, Җиңүгә бергә дога кылып ирешәчәкбез”, - диләр алар.

Фронтта дингә урын бармы? Күренекле язучы һәм теле алып баручы Павел Астахов шушы сорауга җавап эзләячәк. Ул “Сугышта могҗиза: дога окопта ничек ярдәм итә?” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрәчәк.

Кино фестивале Дагыстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә 4-6 сентябрьдә А.П.Салаватов исемендәге куык театрында  үтәчәк.

Чыганак: Башбат.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: