Барлык яңалыклар
Мобилизация
30 август , 17:15

Яугирләрнең якыннары - игътибар үзәгендә

Яугирләрнең якыннары - игътибар үзәгендә
Яугирләрнең якыннары - игътибар үзәгендә

30 августта Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының республика филиалында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның апрелендә Русия Президенты Владимир Путин СВО ветераннарын һәм яугирләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен дәүләт фонды булдыру турындагы указга кул куйды.

Уфада оешма офисы 2023 елның 1 июнендә Минһаҗев урамы, 107 адресы буенча эшли башлады. Эшләү дәверендә филиалга 58 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, шуларның 55 меңе инде хәл ителгән. Учреждениенең комплекслы озатуында махсус хәрби операциядә катнашкан 1 318 кеше, шулай ук һәлак булган яугирләрнең гаиләләре тора. Филиал штатында – 97 социаль координатор, шуларның тугызы үзәк бүлектә эшли, 88 кеше – республиканың барлык муниципалитетларында. Алар арасында - хәрби хәрәкәтләр ветераннары, СВО катнашучыларының гаилә әгъзалары.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: