Барлык яңалыклар
Мобилизация
30 август , 11:10

СВО ветераны өчен бу зур бүләк булган

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү - изге эш. 

СВО ветераны өчен бу зур бүләк булган
СВО ветераны өчен бу зур бүләк булган

Шушы көннәрдә Мәләвез районында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Илдар Кәбировка аш-су бүлмәсенә заманча кухня гарнитурын җыеп биргәннәр.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аш-су бүлмәсендә барлык уңайлыклар да булырга тиеш. Илдарың өйләрендә урнаштырылган гарнитур матур, функциональ һәм уңайлы. Илдар гына түгел, бигрәк тә аның олы яшьтәге әнисе бик шатланган. Чөнки, билгеле, аш-су бүлмәсендә күбесенчә хатын-кыз эшли. 

Ветеран «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы социаль координаторлары Альбина Арсланова һәм Ләйсән Мәхмүтовага рәхмәтен җиткерә.

"Ватанны саклаучылар" фондына һәм социаль координаторларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Хәзер безнең йорт тулысынча яңарды дип әйтергә була. Әниемнең шатлыгының чиге юк, чөнки нәкъ аның туган көнендә безгә кухня урнаштырдылар", - дигән ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: