Барлык яңалыклар
Мобилизация
20 август , 14:51

Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләкләнгән

Хәрби хезмәткәргә бу югары бүләкне алгы сызыкта тапшырганнар.

Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләкләнгән
Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләкләнгән

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән яугир генерал-майор Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә Октябрьский шәһәре мэры Алексей Пальчинскийның социаль челтәрләрдә куйган хәбәре турында сөйләделәр. Октябрьский шәһәре егетен сугыш кырында «Чечен» дип йөртәләр. Бүлекчә командиры булып  ул Запорожье юнәлешендә хезмәт итә. Аның яу җирендә төп бурычы - артиллерия утын төзәтү. Хәрби хезмәткәргәбу югары бүләкне алгы сызыкта тапшырганнар.

Әйткәндәй, республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

чаралары исемлеге киңәйтелде. Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча да контрактчыларга бер тапкыр түләү күләме артты. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, ситуация үзәгенең номеры: 122 яисә (347) 218-19-19, сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-31 буенча шалтыратырга мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: