Барлык яңалыклар
Мобилизация
20 август , 15:58

Башкортстанда14 гаилә акчалата ярдәм алачак

Кемнәр алар?

Башкортстанда14 гаилә акчалата ярдәм алачак
Башкортстанда14 гаилә акчалата ярдәм алачак

Башкортстан Республикасы бюджетыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында СВОда катнашучыларга социаль түләүләр өчен 37 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төбәктә ул БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Торак йорт төзүгә, авыл җирендә элегрәк сала башлаган торак йортны төзеп бетерүгә дәүләт ярдәме каралган. Бу түләүне шулай ук торак сатып алуга яисә авыл җирендә өлешләп торак йорт (фатир) төзүдә катнашуга да кулланырга мөмкин.

Быел республиканың 11 районыннан (Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Балтач, Бөрҗән, Кырмыскалы, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа һәм Учалы районнары) свода катнашучыларның 14 гаиләсе социаль түләү алачак. Төбәк бюджетыннан акчалар районнарга җибәрелде инде, - диде БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

 

Исегезгә төшерәбез, республикада әлеге социаль түләүне бирү турындагы карар

узган ел кабул ителгән иде. 2023 елның 25 октябрендә төбәк хөкүмәте тарафыннан СВО катнашучыларына һәм аларның авыл территорияләрендә яшәүче гаилә әгъзаларына чиратсыз социаль түләүләр бирү тәртибе расланды. Төп шарт - СВО катнашучысы яисә аның гаилә әгъзасы КРСТ дәүләт программасында катнашырга һәм аның кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Әйткәндәй, 2023 ел нәтиҗәләре буенча СВОда катнашучыларның якыннары (14 гаилә) 40,3 млн сумлык социаль түләүләр алган.

Фото һәм чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: