Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 август , 12:53

Әлшәй егете дошманның ике танкын юк иткән

Исән-сау кайтыгыз, якташлар!  

Әлшәй егете дошманның ике танкын юк иткән
Әлшәй егете дошманның ике танкын юк иткән

Исән-сау кайтыгыз, якташлар!

 

МХОда хезмәт итүче Әлшәй егете Роберт алышларда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнде.

Бу хакта Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин  telegram-каналда язды.

Роберт дошманның ике танкын юк иткән.  Бу эш егетнең үткерлек, кыюлык, зирәклек сыйфатлары турында сөйли.

Югары дәүләт бүләгенә лаек булган якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Бурычларны лаеклы үтәп, исән-сау килеш туган якларга кайтып, озын тормыш юлын тыныч кына узарга язсын сезгә, егетләр.

“Безнең егетләр алгы сызыкта Җиңү хакына искиткеч кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Робертка һәм барлык егетләргә бу каһарманлыклары өчен зур рәхмәт. Уңышлар һәм рух ныклыгы телибез, яугирләр! Без сезгә ышанабыз!” – ди район башлыгы.
 Исегезгә төшерәбез, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр хәрби контракт төзүчеләргә бер тапкыр 400 мең сум акча бирү турындагы указга кул куйды.

Радий Хәбиров указы буенча, Башкортстан контрактникларына, федераль түләүләр белән бергә, бер тапкыр  1 млн 205 мең сум акча бирелә.

Кызыксындырган сораулар буенча,  Ситуацион үзәккә (тел. 112 яки  8347 218 19 19), сайлап алу пункты тел. 8347 248 29 31 шалтырата аласыз.

 

 

 

Әлшәй егете дошманның ике танкын юк иткән
Әлшәй егете дошманның ике танкын юк иткән
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: