Чакмагышлылар якташларына чираттагы ярдәм йөген озатты.
Бу хакта район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев ВКонтактеда үз битендә хәбәр итте.
“Яугирләребезгә 26нчы гуманитар йөк озатылды!
Бүген, урындагы Миңлегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында, волонтерлар һәм активистлар ярдәмендә аерым кешеләр, оешмалар, эшкуарлар ярдәмендә тупланган посылкаларны машиналарга төядек.
Бу йөктә квадрокоптерлар, тепловизорлар, дроннар белән идарә итү пультлары, маскировка челтәрләре, мототранспорт, инструментлар, автозапчастьләр, медикаментлар, азык-төлек һәм өй күчтәнәчләре.
Ошбу зур эшкә үз өлешен керткән, яудагы ир-егетләребезгә бик кирәк әйберләрне туплауда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм! Ышанычлы тылның булуы безнең яугирләр өчен бик мөһим.
Водительләргә һәм йөкне озата баручыларга – имин юллар, ә безнең яугирләргә көчле булып калуларын, уңышлар һәм тыныч күк өчен алышларда җиңү телибез!”