Чакмагыш егетләре СВОда контракт буенча да хезмәт итә.
Чакмагыш районында яшәүчеләр даими рәвештә махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугир якташларыбызга ярдәм итеп, хезмәт иткән урыннарында кирәкле әйберләрне җыюда актив һәм күмәк катнаша. Шушы көннәрдә илебез бәйсезлеген якларга йөрәкләре кушуы буенча үз теләге белән киткән райондашларыбызга гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Яугирләргә тәгаенләнгән әйберләрне Чакмагышның Кооператив урамы, 61 адресы буенча урнашкан М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына 13 августка кадәр китереп тапшырырга була. Ул эш көннәрендә 9.00 -17.00 сәгатьләрдә эшли. Төшке ял вакыты 13.00 -14.00
Волонтарлар штабы җитәкчесе Лиана Хәбибуллина белән без таныш инде. Сабантуй мәйданында СВОчыларга багышланган репортажны яздырган идек.
Бүген чакмагышлылар нинди әзерлек алып бара, шул хакта:
“Чакмагыш районында яшәүчеләр һәр гуманитар йөкне җыйганда һәрчак активлык күрсәтә. Ул район үзәгендә дә, авыл биләмәләрендә дә җыела. Якташлар әйберләтә дә, акчалата да ярдәм итә. Әйберләр М. Шәйморатов исемендәге штабта һәм авыл биләмәләре хакимиятләрендә туплана. Акча исә махсус исәпкә күчерелеп җыела. Бу акчага яугирләргә таләп ителгән көнкүреш техникасы, эш кораллары, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар алына. Алай гына да түгел, бу изге эшкә җирлегебездә яшәүчеләр дә, районыбызда туып үсеп, хәзер башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз да һич ялындырмый кушыла. Бу юлы янә контракт буенча хезмәт итүче яугирләребезгә ярдәм җыябыз. Гомумән алганда, районнан егерме алтынчы конвой китәчәк. Үткән гуманитар ярдәм составында шулай ук үз теләге белән контракт төзегән якташларыбызга өч машина һәм алар үзләре сораган әйберләр илтеп тапшырылды.
Августта махсус хәрби операция зонасына юлланачак гуманитар конвойга да аларга таләп ителгән барлык әйберләрне җыеп бетерә алырбыз дип ышанабыз. Ярдәм җыюда катнашырга теләге булган райондашларга үтенечебез дә бар. Штабка нәрсә дә булса китерү алдыннан башта 8 34796 3 12 63; 8 982 408 77 05; 8 927 959 17 27 телефоннары буенча шалтыратып, киңәшләшсәгез иде. Без шушы изге эшкә битараф калмаган, кулыннан килгәнчә ярдәм иткән барлык якташларга да рәхмәтлебез”, – ди яугирләр өчен тупланган һәр йөкне төяп-әзерләп җибәрүдә турыдан-туры катнашкан волонтерлар штабы әгъзалары.
Әйткәндәй, чираттагы гуманитар йөкне җыю турындагы игълан Яшьләр үзәге сайтында да урнаштырылган. Анда яугирләргә таләп ителгән әйберләр исемлеге дә бар.
Без райондашларны яудагы яугирләргә ярдәм җыюга актив кушылырга чакырабыз. Үз гомеренә хәвеф янауга карамый, тынычлыгыбызны, иминлегебезне саклаучы яугирләргә ярдәм итү – һәркайсыбызның изге бурычы”, - дип яза Чакмагыш районының “Игенче” гәзите.
Фото: igenche.ru