Әниләр көтәләр улларын...
Чакмагыш районы Тайняш авыл советыннан киткән ир-егетләрне авылдашларының искә алып тормаган көне юктыр. Халык аларга гумконвой әзерләгәндә дә актив катнаша. Менә соңгы көнәрдә Тайняш авылы уртасында шундый зур баннер пәйда булды. Аны авылдашлары СВОда кыюлык күрсәтүче, дәүләт бүләкләренә лаек булган егетләренә багышлаган. Галиуллин Рәлиф хәрби хезмәттә аерылып торган өчен медаль белән бүләкләнгән ир-егет. Ә Исхаков Динар (1997 елда туган) ике тапкыр батырлык өчен һәм М.Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.
Авылдашлары яуда булган һәр ир-егеттән бары тик яхшы хәбәрләр генә көтә. Аларга кыюлыклары, хәлиткеч вакытта икеләнми алгы сызыкка басулары өчен рәхмәт белдереп, исәнлек-сәламәтлек кенә тели һәм барысын да туган җирдә сау-сәламәт килеш көтәләр. Бу елларда аеруча газизләре өчен борчылып яшәүче әти-әниләргә, якыннарына Ходай сабырлык бирсен һәм алдагы көннәрдә шатлыклар гына насыйп әйләсен.