Барлык яңалыклар

Курскига һөҗүм

Бу атнада Украина кораллы көчләре Курс өлкәсе чикләренә һөҗүм итте.

 «Киев режимы чираттагы күләмле провокациясен башкарды. Ул төрле коралдан, шул исәптә ракета белән дә, гражданнар яшәгән биналарга, йортларга, ашыгыч ярдәм машиналарына атты»,—диде Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы начальнигы Валерий Герасимов белдерүенчә, Украина кораллы көчләренең меңгә якын кешедән торган подразделениеләре һөҗүм иткән. Алар Курск өлкәсенең Суджинск районы участогын алырга тырышкан. Ләкин Русия гаскәрләре дошманның Курск юнәлешендәге территориягә үтеп керүенә чик куйган. Нәтиҗәдә Украина кораллы көчләре 315 кешесен югалткан. 54 бронялы техникасы, шул исәптә 7 танкы, юк ителгән. 

Кызганычка каршы, Украина милләтчеләре һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч тормышта яшәүче 31 кеше яраланган, шуларның алтысы — балалар. Курск өлкәсенең экстрен хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләүгә күчкән.

Русия чит ил эшләре министрлыгы халыкара җәмәгатьчелекне Украина Кораллы көчләренең Курск өлкәсендә кылган гамәлләрен игътибарсыз калдырмаска, Киевның гамәлләрен тәнкыйтьләргә чакырды.

Курск өлкәсенә һөҗүм итүе сәбәпле, АКШ Украинадан аңлатма бирүен сораган.  Ак йорт Киевның уйларын яхшырак аңларга тырыша, дип белдергән АКШ милли хәвефсезлек советының стратегик коммуникацияләр координаторы Джон Кирби. Дәүләт департаменты вәкиле Мэтью Миллер исә бу мәсьәләдә АКШның Украина белән элемтәдә торуын һәм Киевның гамәлләрен «суверен карар» дип санавын белдергән.  Ак йортның рәсми вәкиле Карин Жан-Пьер Кушма Штатлар Киевның гамәлләрен хуплый һәм аларны үзоборона дип саный дигән һәм арытаба да аны  хуплауларын дәвам итәчәкләрен әйткән.

Украина Кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүм итүендә АКШ үзенең катнашлыгы булуын оятсыз рәвештә яшерергә тырыша дип белдерде Русия экспертлары.

Резида Кадикова.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: