Егетләрнең гомерен саклау өчен кирәк алар.
- Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә ярдәм чаралары күрсәтү дәвам итә. Аларның язмышына битараф булмаган хатын-кызлар янә маскировка челтәре үрү белән мәшгуль. Ул алгы сызыктагы яугирләргә нык кирәкле. Тиздән, гумконвой илткәндә, без боларны да илтеп, егетләрне сөендерербез. Гомумән, бу эш белән безнең өлкән апалар шөгыльләнә. Аларга бу изгелеклре өчен зур рәхмәт, - дип язган ВКонтактеда үз битендә Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.
Бу изге эшкә кушылырга теләүчеләр Чакмагыш авылындагы М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына килә ала. Адресы: Кооператив урамы, 61 санлы йорт. Телефоны: 8(34796) 3-12-63.