Махсус хәрби операциядә катнашучы Гафури районы егете Виктор РФ Президенты Владимир Путинның 2024 елның 22 июнендәге указына ярашлы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов хәбәр итте.
"Тор" позывнойлы якташыбыз Миңнегали Шайморатов исемендәге батальонның миномет батареясы командиры булып хезмәт итә.
Виктор Владикавказда Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр училищесын тәмамлаган. Офицер озак вакыт Төньяк Кавказда хезмәт иткән. Ул беренче башкорт батальонын булдыруда катнашкан һәм подразделениенең команда составын беренчеләрдән булып кергән. Аның сүзләренчә, шайморатчылар ике ел алгы сызыкта хезмәт итү дәверендә чыдамлык, кыюлык һәм батырлык күрсәткән. Беркем дә артка чигенмәгән. Күп кенә егетләр офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, Русия президенты В.Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.