Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 август , 13:46

Махсус хәрби операция яугирләре — ватанпәрвәрлек үрнәге

Чакмагыш районындагы "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды координаторы, район Советы депутаты һәм күпләргә үрнәк күпбалалы ана(үзенең ике улы да СВО территориясендә) Резида Ильясова үзенең эшчәнлеге белән таныштырып, берникадәр уй-фикерләре хакында бәян итте.

Махсус хәрби операция  яугирләре — ватанпәрвәрлек үрнәге
Махсус хәрби операция яугирләре — ватанпәрвәрлек үрнәге

Ни өчен яшәгәнебезне яңадан уйласак. Минем өчен үземнән соң бу дөньяда калдыра алган бердәнбер әйбер —мәхәббәт. Әлбәттә, кешелекне, кешеләрне яратуым, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә омтылуым бу.

Социаль координатор — ул арадашчы, оештыручы, ярдәмче һәм психолог. Безнең "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондында очраклы кешеләр юк.

Социаль координатор түбәндәгеләрне алырга ярдәм итә:

сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусы,

шул исәптән документларны рәсмиләштерергә яки яңадан ясатырга;

социаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары; психологик-психотерапевтик ярдәм;

социаль ярдәм чараларын алуда түләүсез юридик ярдәм;

медицина реабилитациясе, паллиатив медицина ярдәме, шифаханә-курорт дәвалану, өйдә озак вакыт карау хезмәтләре күрсәтү;

дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре, шул исәптән Русиядә теркәлмәгәннәрне дә;

реабилитация чараларының федераль исемлегенә кермәгән реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм инвалидлар өчен хезмәтләр;

инвалидка күрсәтелә торган реабилитация чараларының, ТСР һәм хезмәтләрнең федераль исемлегенә керә торган ТСР алуга электрон сертификатка өстәмә түләү;

торак биналарны инвалидларның индивидуаль ихтыяҗларына яраклаштыруда ярдәм итүне төп максатларыбыз итеп билгелибез.

"Әни, безне көтеп тору өчен яшә! Синең ничек борчылуыңны беркем дә күрмәсен. Мохтаҗларга ярдәм ит, һәлак булганнарның әниләренә ярдәм ит. Улларын саклап кала алмаганыбыз өчен безне гафу итсеннәр. Хәзер СВОда булганнар өчен дога кылсыннар. Без алар белән бергә иңгә-иң куеп бара идек, бер йокы бүлмәсендә икәүләп йоклый идек. Егетләр бүген үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, ә сез анда тылда, чыннан да тылда, бүген барыгыз бергә гражданлык бурычын үтәргә тиешсез", дигән фикер белән яшиләр, дөнья тынычлыгы өчен көрәшәләр яугирләребез.

Махсус хәрби операция  яугирләре — ватанпәрвәрлек үрнәге
Махсус хәрби операция яугирләре — ватанпәрвәрлек үрнәге
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: