Ул “Геройлар вакыты”нда катнашкан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы майор Оскар Ситдыйковка генерал Шайморатов орденын тапшырды.

29 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы майор Оскар Ситдыйковка генерал Шайморатов орденын тапшырды.

Якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен югары бүләккә лаек булды. Оскар Ситдыйков Белорет районында туган, 2022 елның 24 февраленнән 2024 елның 25 маена кадәр махсус хәрби операция бурычларын үтәгән.

Шуннан соң ул Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» кадрлар программасында катнашкан. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрнең остазы булган. Оскар Ситдыйков Башкортстан башлыгы хакимиятендә стажировка үткән.

"Программа  махсус операция  хәрбиләрен һөнәри үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бездә кадрлар программасында өч катнашучы бар. Аларның берсе – Оскар Ихтибар улы Ситдыйков, майор, хәрби разведчик. Ул безнең белән икенче атна эшли. Минем өчен  аның остазы булу – зур мәртәбә. Оскар Ихтибар улы киләчәктә үзенең тормыш юлын үзе билгеләячәк", – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук «Башкортстан» мотоукчылар полкы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шаһабетдиновка Салават Юлаев ордены тапшырды. Хәрби хезмәткәр искә төшерүенчә, бер ел элек 29 июньдә  Радий Хәбиров полкка сугышчан байрак  тапшырган. Бу дата  нигез салу датасы булып санала.

Ләйсән КАСПРАНОВА.

 

Исегезгә төшерәбез

 РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас