Йөрәк түрендә булган яр беркайчан да ерак була алмый. Чын мәхәббәт өчен ара ераклыгы мөһим түгел, диләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы "Чувик" позывнойлы яугир сөйгәне белән шушы көннәрдә никах туен үткәргән. Аның туган - җире Архангель районы. Бу шатлыклы хәбәр район хакимиятенең "Вконтакте"дагы төркемендә басылып чыккан.
Әлеге вакытта Альберт кыска вакытлы ялда. Ә Украинага ул 2023 елның июнендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп киткән. Егет "Башкортстан"полкында хезмәт итә. Офицер исеме алган, ведомство бүләкләренә лаек булган. Менә шундый тырыш, булдыклы яугир ул Альберт. Яшьләрнең мәхәббәт тарихы ничек башланып китте икән, кайчан очраша башлаганнар?
Даниянең Архангельское авылында нәнәсе һәм картәтисе яши икән, аларга ул еш кына кунакка кайта икән. Ләкин моңарчы яшьләрнең юллары беркайчан да кисешмәгән. Альберт Данияне беренче тапкыр уртак дус кызы җибәргән фоторәсемдә күргән. "Бу ике ел элек, минем туган көнемдә булды, мин ул вакытта эштән командировкада идем. Фотода Данияне күреп калдым да, гашыйк булдым", - дип искә ала егет.
Ә Дания: "Бервакыт ахирәтем белән сөйләшеп утырганда бер-беребезнең паспорттагы фотоларны карадык. Ә минем "туган урын" графасында Архангельское авылы дип язылган. Шуны дус кызым күреп: "бу авылдан син Альбертны беләсеңме? - дип сорады. Юк, дип җавап бирдем. Аннары ул Альбертның фотосын күрсәтте, соңрак безне таныштырды", - дип искә ала Дания.
Беренче очрашуда ук яшьләр арасында мәхәббәт уты кабынган. Альберт белән Данияне чын күңелдән никах туйлары белән котлыйбыз. Сугышлар тизрәк бетеп, егетләребез исән-сау өйләренә кайтсыннар иде. Яшьләргә саф мәхәббәт, сәламәтлек, тигез озын гомер телибез, тормышның кадерен белеп, рәхәтен күреп, бәхетле балалар үстерергә насыйп булсын. Амин!
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак һәм фото: ВК төркем - Архангель районы хакимияте.