29 июльдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы майор Оскар Ситдыйковка генерал Шайморатов орденын тапшырды.
Якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен югары бүләккә лаек булды. Оскар Ситдыйков – Белорет районында туган, 2022 елның 24 февраленнән 2024 елның 25 маена кадәр махсус хәрби операция бурычларын үтәгән. Шуннан соң ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» кадрлар программасында катнашкан. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрнең остазы булган. Оскар Ситдыйков Башкортстан башлыгы хакимиятендә стажировка үткән.
Хәрби хезмәткәр республика җитәкчелегенә югары бүләк һәм шулай ук Башкортстанда һөнәри әзерлек узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдергән.
- Радий Фәрит улына туган ягыма кайтырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин 2007 елдан бирле Русия буенча йөрим һәм туганнарым һәм якыннарым янына кайтасым килгән иде, - дигән Оскар Ситдыйков.
Республика башлыгы шулай ук «Башкортстан» мотоукчылар полкы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шаһабетдиновка Салават Юлаев орденын тапшырган. Хәрби хезмәткәр искәрткәнчә, бер ел элек, 29 июньдә, Радий Хәбиров полкка сугышчан байракны тапшырган. Бу дата бүлекчәгә нигез салу датасы булып санала.