Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 июль , 18:13

Ярдәм кулы суздылар

Зәк-Ишмәтлеләр дә алгы сызыкта...

Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар

Зәк-Ишмәтлеләр дә алгы сызыкта...

 

- Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туып-үскән, бүген махсус

хәрби операциядә катнашучы якыннарыбызга матди ярдәм оештыру кирәклеге турында белгәч, кешеләр активлык, бердәмлек күрсәтте. Алар арасында безнең Күмертау татар Конгрессы эшчәнлегендә актив катнашучы, милли-мәдәни чараларга актив кушылучы дуслар күп булды, – ди Куергазы районы Конгресс җитәкчесе Гөлбану Кашшаф кызы Исхакова. – Кирәкле суммадагы акча ике көндә тупланды һәм дроннарга каршы одеаллар һәм дарулар алуга юнәлтелде. Бу актив туганнарыбызга, дусларыбызга, якташларыбызга зур рәхмәт!

СВОда бүген минем бертуган абыем (аңа 60 яшь) – Рамай, киявем (оныгымның әтисе) – Фәрит, киленем Гөлфинә (энекәшемнең хатыны), икетуганым Илдар, киленем Лиананың бертуганы һ.б якташларыбыз.

Акчалата ярдәм кулы сузучыларга сәламәтлек телибез. Алдагы гомеребез куанычлы булсын! Сугыш бетсен, солдатларыбыз туган якларына исән-сау кайтсыннар!

 

 

Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: