Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 июль , 10:44

Менә, ичмасам, волонтер!

Әнисә апа Радий Хәбировка түбәтәй бүләк итте.

Менә, ичмасам, волонтер!
Менә, ичмасам, волонтер!

Әнисә апа Радий Хәбировка түбәтәй бүләк итте.

 

Чишмә районы Тәпәреш авылында яшәүче Әнисә апа Әхмәтшина гомере буе иҗтимагый эшчәнлек алып баручы актив хатын-кыз буларак билгеле. Ул электән үк авылга юл салдыру, су үткәрү кебек  һ.б. авылның социаль мохитен яхшыртуга юнәлтелгән зур мәсьәләрне беренчеләрдән булып күтәреп чыга.

Әнисә апа турында бәлки сез беренчегә генә дә ишетмисездер, ул шифалы үләннәр җыю белән дә шөгыльләнә, үзе намазда, хәер-догада.

88 яшьлек Әнисә апа хәзер актив волонтер да. Ул СВОдагы яугирләргә ике бармаклы бияләйләр бәйләп озата. Ә аларны ничәне бәйләгән, ничә тапкыр озаткан, ул хакта менә бу видеода әйтелә. Зур мәсьәләләрне югары җитәкчеләр күзенә карап хәл итәргә омтылган, шуңа ирешкән Әнисә апа күптән түгел “Хатын-кыз бәхете территориясе” IV Бөтенрусия ачык Академиясендә Республика башлыгы Радий Хәбиров белән, максат иткәнчә, күзгә-күз карап сөйләште, җаваплы вазифасында ирешкән уңышларын бәяләп рәхмәт әйтте, арытаба да югары абруйда булып, республикабыз, илебез уңышларга ирешсен өчен армый-талмый эшләргә язсын дигән теләкләрен җиткерде. Үзе бүләк итеп алып килгән түбәтәйне Радий Фәрит улына кидереп, Төбәк Башлыгы белән истәлекле фотога төште. Шундый тынгысыз, актив, булдыклы, җитәкчеләргә сүзе дә үтә торган, кулыннан эш тә килгән өлкәннәр барыбызга да үрнәк булсын!

Әнисә апага ныклы сәламәтлек, озын, бәхетле гомер телибез. Гомер көзләрендә дә тормышта яшәү үрнәге күрсәтүче мондый апаларыбыз, актив өлкәннәр күбрәк булсын!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: