Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 июль , 12:44

Изге эшкә кушыла аласыз

"Масксети" щит "Уфа" турында белән идегезме?

Изге эшкә кушыла аласыз
Изге эшкә кушыла аласыз

"Масксети" щит "Уфа" турында белән идегезме?

 

"Масксети" щит "Уфа" берләшмәсе ул – Башкортстан буенча йөздән артык һәм Уфада уннан артык цех. Бу безнең иминлекне, тынычлыкны яклаучы яугирләрнең язмышына битараф булмаган кешеләр. Алар бирегә махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчыларга ана мәхәббәте, догалар һәм конкрет эш белән ярдәм итү өчен килә.
Берләшмә волонтерлары МХО яугирләренә ярдәм итү эшен 2022 елның октябрендә җәелдереп җибәрде. Алар маскировкалау челтәрләре үрә. Аны сугышчылар һәм волонтерлар аша алгы сызыкка тапшыра. Бу изге эшкә алынганнар төрле яшьтә –  20дән 80гә кадәр. Ә күбесенең якыннары бүгенге көндә фронта.

Иҗтимагый оешма әгъзалары үзләре кебек битараф булмаган халыктан техника, дроннарга каршы кораллар һәм хәрби хезмәткәрләр өчен башка кирәкле әйберләр сатып алуга акча җыю эшен дә алып бара.

Изге эштә катнашырга теләүче һәркем "Масксети "щит" Уфа"ның ВКонтактедагы төркеменә кушыла ала: https://vk.com/ufamaskseti

 

Изге эшкә кушыла аласыз
Изге эшкә кушыла аласыз
Изге эшкә кушыла аласыз
Изге эшкә кушыла аласыз
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: