Барлык яңалыклар
Мобилизация
22 июль , 12:27

Никахыгыз котлы булсын

МХОдан кайткан яугир никахын законлаштырган.

Никахыгыз котлы булсын
Никахыгыз котлы булсын

 

Махсус хәрби операция барышында яраланганнан соң демобилизацияләнгән Атаузы авылынан Азамат Суфиянов һәм Рәхмәт авылыннан Гөлгенә Каһарманова гаилә җепләрен законлы никах белән ныгытып куйдылар.

Азамат белән Гөлгенәнең 14 яшьлек кызлары үсеп килә.

2022 елның сентябрь аенда Азамат Әхмәт улы хәрби комиссариаттан повестка ала һәм бер нинди икеләнүсез, туган ил алдындагы бурычын үтәргә китә. 2023 елның июнендә каты яралана. Бер айдан артык госпитальдә дәваланганнан соң яңадан фронтка юллана. Бахмут юнәлешендә каты алышлар барганда, Клещеевка авылын штурмлаган вакытта икенчегә яралана. Бу юлы снаряд ярчыгы аның башына тия. Каты яуда күпләр башын сала, Азаматны бик авыр хәлдә Луганск шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Яугир операциядән соң гына аңына килә. ике елдан артык яу яланында булып, гаиләсе белән тыныч тормышта яшәү хыяллары белән яугир туган районына әйләнеп кайткан. Гаиләгә иминлек, бәрәкәт, тынычлык телибез.

                    Гөлнара Ғиниәтова
Чыганак: oskon.info

Читайте нас: