Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 июль , 14:29

Язмышларның кискен борылышы

Радик Динәхмәтовка – Генерал Шәйморатов ордены!

Язмышларның кискен борылышы
Язмышларның кискен борылышы

Радик Динәхмәтовка – Генерал Шәйморатов ордены!



Башкортстан Башлыгы якташ  яугирләргә һәм гуманитар конвой водительләренә хәрби бүләкләр тапшырды. “Сезгә Русия Президенты, республика халкы исеменнән рәхмәт әйтәбез. Намуслы хезмәтегез, батырлык һәм кыюлык күрсәткәнегез өчен олы ихтирамыбызны белдерәбез. Алгы сызыкта иң яхшы кешеләр. Сезнең белән горурланабыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрчак терәк-таяныч булырбыз”, – диде чыгышында Радий Хәбиров.

Ул шулай ук “геройлар алдында баш иябез. Аларның исемнәре һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саҡланачак. Каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерү өчен барын да эшләрбез”, – диде.

Гуманитар конвой водительләре дә игътибардан читтә калмады. Хәрбиләргә ярдәм итү, аларны кирәк-яраклар белән  тәэмин итү мөһим бурыч булып тора. Бу эштә хакимиятләр, оешма һәм предприятиеләр, җәмәгатьчелек һәм волонтерлар актив катнаша. Республикадан махсус хәрби операция биләмәсенә 128 гуманитар йөк озатылган. Мәсәлән, водитель Григорий Сухов – 94, Дмитрий Русаков – 84, Игорь Мирасов – 82 тапкыр ярдәм илткән. “Һәр колонна Җиңүне якынайта”, – диде Радий Хәбиров.

Хәрби награда алучылар арасында “Өмет”нең тугры дусты, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов та бар. Ул “Башкортстан” мотоукчылар полкында хезмәт итә. Бу бүләкккә ул бик лаек!

Афәрин, Радик! Без синең белән горурланабыз! Бу бүләкләрегезне еллар узгач та оныкларыгызга күрсәтеп, тынычлык бәясе турында сөйләп, курайларыңда уйнап, шатлыкта рәхәт яшәргә насыйп булсын!  

Язмышларның кискен борылышы шундый була икән. Безне җыр-моңнары белән сөендереп яшәгән Радик нинди кыю солдат булып чыкты. Ир-егетләр шулай сынала икән!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: