Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 июль , 12:54

Яу кырыннан ялга кайтканда да

Авылны хәстәрли егетләр.

Яу кырыннан ялга кайтканда да
Яу кырыннан ялга кайтканда да

Авылны хәстәрли егетләр.

 

СВОдагы яугирләр арасында күп бурычларны иңнәренә алган корычтай каты токым ир-егетләребез күп. Менә бит, ялга кайткан кыска арада да авылларын кайгыртырга тырышалар. Әлшәй районының  Идрис авылы башындага күпер “Дед”ның җанына тынгылык бирмәгән булгандыр, ялга кайту белән шул мәсьәләне күтәреп, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта  үз telegram-каналында  район хакимияте башлыгы  Дамир Мостафин язып чыккан.

«Әлбәттә, без якташыбызга бу эштә ярдәм итәбез. Идрис авылы егете яуга киткәнче ПМС-8 монтер булып эшләде. Узган елның августында  үзе теләп алгы сызыкка китте. 59 яшьлек “Дед” штурмлаучы отрядта хезмәт итә. Якташыбыз бу карарны үзе кабул итте. Ә инде сугышлар турында сөйләсәң, „кошлар“ оча, „кассеталар“ ява, танклар „эшли“. Русиялеләр лаеклы хезмәт итә. Егетләр арасында паника һәм үкенүләр юк. Барысы да җиңү турында уйлый. „Дед“ның күзләрендә мин кыюлык һәм егетлек кенә түгел,  Ватанга мәхәббәт тойгыларын да күрдем. Ул авырлыклардан курыкмаган, башкалар өчен үз гомерен дә кызганмаучыларның берсе», — дип язган Дамир Мостафин.

Идрислеләр яудагы ир-егетләре туган якларга инде тынычлыкта яшәргә кайтканда аларны яңа күпердә каршы алырлар дип ышаныйк. Ә, гомумән, нигә соң аны яудагы авылдашлары кайтып кайгырта, авылда башка егетләр юкмы? Әллә СВОчыларны ишетәләр, аларның сүзе үтә дигәнгә ишарәме бу?

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда, Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, агымдагы елның 10 июленнән контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган акча күләме артты. РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, СВО зонасында хезмәт итәсе кешеләр бер тапкыр бирелүче 505 мең сумны кулына ала. Муниципалитетлар һәм РФ Оборона министрлыгы түләүләре белән ул 1000 000 сумга кадәр җитә.

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр  Ситуацион үзәккә 122 яки (347) 218-19-19 номерларына,  шулай ук  МФЦ  офисларына «Мои документы» бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Сайлап алу пункты: (347) 248-29-31.

Фото:telegram-канал главы администрации Альшеевского района Дамира Мустафина

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: