Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 июль , 08:53

Уфа егете СВОда булачак хатынын очраткан

Херсон кызы Мария - Башкортстан килене булуына бик шат. 

Уфа егете СВОда булачак хатынын очраткан
Уфа егете СВОда булачак хатынын очраткан

Уфа егете Данил СВОда хезмәт иткәндә Херсон өлкәсендә Мария исемле кызга гашыйк булган. Кыз да егеткә мәхәббәт белән җавап биргән.

Күптән түгел яугир сөйгәнен Уфага әти-әнисе белән таныштырырга алып кайткан. Тиздән бу матур пар өйләнешергә уйлый. Бу хакта башкаланың Дим районы башлыгы Антон Тарасов сөйләгән.

"Өлешчә мобилизация Данилның язмышын кискен үзгәртте. 2022 елның сентябрендә ул, йөзләгән батыр егетләр кебек, илебез чиген сакларга китте. Ул чакта егеткә туган җирен ташлап чыгып китү, әлбәттә, җиңел булмагандыр, шулай ук, чит җирләрдә сөйгән ярын очратырмын дип тә уйламагандыр.

Мария - Херсон өлкәсендә туган. Данил поселокка азык-төлек артыннан килгәч, бу матур кызны очраткан. Мариянең сихри елмаюы һәм гаҗәеп кара күзләре егетне беренче күрүдә үк үзенә гашыйк иткән. Яшьләр дусларча аралашканнар һәм берникадәр вакыт үткәч, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлаганнар.

Данил туган ягында — Дим бистәсенә кыска вакытлы ялга кайткач, өйләнергә карар иткән. Башкортстанга Мариянең беренче тапкыр килүе. Яугирнең гаиләсе кәләшне шатланып һәм кочакларын җәеп каршы алганнар. Мария әйтүенчә, безнең район аңа бик ошаган. Данил аңа Дим, Уфа, республика турында да күп сөйләгән һәм ул монда булуына бик шат.

Тиздән Данил хезмәтен дәвам итү өчен кире Украинага китәчәк, һәм, әлбәттә, яшь хатыны белән бергә! Мария тылда эшләячәк", — дип язган Антон Тарасов үзенең telegram-каналында.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: