Барлык яңалыклар
Мобилизация
17 июль , 16:58

"Чын геройлар үзебезнең арабызда"

“Без СВОның нәрсә икәнен белә идек инде, кая барганыбызны яхшы аңладык”, - дип искә ала Альмир.

"Чын геройлар үзебезнең арабызда"
"Чын геройлар үзебезнең арабызда"

“Чын геройлар безнең арабызда. Мин үземнең янымда хезмәт иткән егетләрне, яудашларымны чын геройлар дип саныйм. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп мине яу кырыннан күтәреп алып чыктылар”, - дип искә ала Кырмыскалы районында яшәүче Альмир Үлмәсколов.Ул махсус хәрби операция зонасында авыр җәрәхәт алган.

Яңа Кыешкы авылында туып-үскән егетне картәнисе белән картәтисе тәрбияләп үстерә. Алар егетне хезмәт сөяргә, эшчән, җаваплы, әдәпле булырга өйрәтә . Мәктәпне тәмамлаганнан соң Альмир Стәрлетамак шәһәрендә ташчыга укый, аннан Уфа шәһәрендә техникумны кызыл дипломга тәмамлый. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. Армия хезмәтенә барырга вакыт җиткәч, аны ВДВ гаскәрләренә алулары гаҗәп түгел.

Армиядән кайткач ул төзелешкә эшкә урнаша. Тыныч кына эшләп, яшәп ятканда 2022 елның сентябрь аенда илдә өлешчә мобилизация игълан итәләр. Альмирга да повестка килә.

“Без СВОның нәрсә икәнен белә идек инде, кая барганыбызны яхшы аңладык”, - дип искә ала Альмир.

Махсус хәрби операция барган территориягә алар 2022 елның декабредә керәләр. Яңа 2023 елны “Али” позывнойлы яугир яу кырында каршы ала. Өч айдан инде аның тормышы яраланганга кадәр һәм яраланганнан соңга бүленә: аларның төркеме мина басуына барып керә.

 “Үлән арасында минаны кү\рмәгәнмен”, - ди ул. Яраланган аягын үзе жгут белән бәйли. Янында булучыларның барсы да исән кала. Иптәшләре сөйләвенчә, шартлау яңгыраганнан соң Альмир икенче шартлаткыч янына егылган. Бәхетенә, ансына тими калган. Азактан белүләренчә, басуның һәр квадрат метры миналанган булган.

Хастаханәдә ул аягының юклыгын аңлый. “Ничек чаңгыда йөрермен икән? Балыкка ничек йөрермен икән?” Беренче уйлары шул була. Башта Санкт-Петербург шәһәрендә хәрби-диңгез клиника госпиталендә дәвалана, аннан Башкортстанга кайтаралар. Өенә кайткач ул улы укыган мәктәптә балаларга патриотизм турында сөйләргә бара, соңыннан волейбол секциясе ача. Авыл мәдәният йортында буш торган спорт залы җанланып китә. “Балалар янында мин барсын да онытам”, - ди ул.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: