Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 июль , 13:17

МХОга зур ярдәм

1 июльдә Бөрҗән районыннан махсус хәрби операция барган урынга чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

МХОга зур ярдәм
МХОга зур ярдәм

Район халкы бу юлы да зур активлык күрсәткән. Автомобильләргә маскировка челтәрләре, “УАЗ” двигателе, ике рулон полиэтилен, 350 буш капчык, “Урал” машинасына ике тәгәрмәч, машина запчастьлары, ачкычлар, газ баллоннары, “ЛУАЗ”, “НИВА”, “УАЗ” автомобильләре, ике бензогенератор, ике бензопычкы, шәхси гигиена, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, бал һәм башка әйберләр төягәннәр. Автомобильләрне алып бару өчен республика Хөкүмәтеннән фургон җибәрелгән. Башка әйберләр “Газель” автомобиленә төялгән.

“Мобилизацияләнгәннәргә алтынчы машина җибәрәбез. МХО зонасына барлыгы 13 машина җибәрелде. Бөрҗән районы өчен бу аз түгел”, - ди район ветераннар советы рәисе Олег Марс улы Гәлиев. Рәҗәп Кунафин белән Владимир Быков “УАЗ двигателе җыеп биргән, аккумуляторларны Владимир Туленков биргән. Надежда Янбәкова яралыларны утыртып йөртү өчен тәгаенләнгән коляска җибәргән, ул Белгородтагы госпитальгә калдырылачак. Иске Собхангол авылында яшәүче Заһир һәм Зәлиә Сәитбатталовлар гаиләләре белән 15 мең сумлык бензопычкы сатып алып җибәргән. Икенче бензопычкыны Әбделмәмбәт авылында яшәүче райондашлары тапшырган.

Гуманитар ярдәмне район ветераннар советы рәисе Олег Гәлиев, Иске Собхангол авылы хакимияте башлыгы Раян Шахниязов, водительләр Рәмил Минһаҗев, Рафик Байназаров, шәхси эшкуар Марат Бакиров юлга чыккан. Алар, барып җиткәнче, 10 урында тукталыш ясап, әйберләр тапшырачак.

Исән-имин генә илтеп тапшырырга насыйп булсын! Сугышлар тәмамланып, ир-егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

Чыганак: tanburz.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: